1 октябрьдән ММИ буенча эшләүче шәхси клиникалар түләүсез вакцинацияләүдә катнаша ала

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Профилактика прививкаларының милли календаре һәм эпидемия күрсәткечләре буенча профилактик прививкалар календаре буенча вакцинацияне ММИ Территориаль программасында катнашучы  медицина оешмаларына үткәрергә рөхсәт иттеләр.

Клиникаларны прививкаларның милли календарена кертелгән вакциналар белән тәэмин итү тәртибен хөкүмәт, ә эпидемия күрсәткечләре буенча профилактик прививкалар календареннан иммунобиологик препаратлар белән тәэмин итү кагыйдәләре региональ башкарма хакимият органнары билгели.

Элек бушлай вакцинацияне бары тик дәүләт һәм муниципаль медицина оешмалары гына үткәргән иде.

Хәбәр "КонсультантПлюс" белешмә-хокукый системасын кулланып, "РМБИЦ" ДАУ фондына кергән материаллар нигезендә әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International